Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәмле бәлеш рецепты

Бик тәмле бәлеш рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен бер йомырка, ике аш кашыгы кефир, ике аш кашыгы маргарин, ярты чәй калагы сода, бер чәй калагы аш серкәсе, 2,5 стакан он. Эчлек өчен 300 грамм сыер ите, уртача зурлыктагы 5-6 бәрәңге, бер-ике баш суган, төелгән кара борыч, бер чәй калагы тоз кирәк. 

Әзерләү тәртибе: бәрәңге, суган һәм итне шакмаклап турыйбыз һәм тоз, тәменчә борыч салып, барысын бергә яхшылап болгатабыз. 

Кефирга аш серкәсе белән сүндерелгән сода, йомырка, тоз, өй температурасында эрегән маргарин салып болгатабыз. Аннары, аз-азлап он салып, эластик камыр басабыз һәм ун минутка тастымал белән каплап торабыз. Әзер камырны 3-4 миллиметр калынлыкта җәябез дә майланган табага салабыз. Өстенә эчлекне салып, камырның кырларын матур итеп бөрәбез. Бөргән урыннары калын булмасын. Калган камырдан бәлешкә капкач җәябез. Шулпа салу өчен капкач уртасында кечкенә тишек калдырабыз, аны камыр бөке белән каплыйбыз. Бәлешне 180 градус кайнарлыктагы газ мичендә ике сәгатькә якын пешерәбез. Берәр сәгатьтән, бәлешнең бөкесен ачып, 1-2 стакан шулпа өстибез һәм кабат мичкә куябыз. Шулпа салганнан соң, бәлеш тагын 35-40 минут чамасы пешә. 

Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев