Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәбикмәк

Иртәнге чәйгә күп хуҗабикәләр коймак-тәбикмәк, белен пешерә. Райондашыбыз Гөлзада Бәдретдиновадан бик тәмле тәбикмәк рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 1 литр сөт, 4 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы лимон кислотасы, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 чәй калагы сода, кирәгенчә он.
Әзерләү тәртибе. Сөтне – җылытып, йомыркаларны, аерым савытта туглап, салабыз. Өстенә тоз, лимон кислотасы, шикәр комы сибеп, камырны куе каймак хәленә җиткергәнче он салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Чәй содасы салып болгатып, тәбикмәкне пешерә башлыйбыз. Беренче коймакны пешергәндә табаны майлыйбыз, калганнарында майлап тормыйбыз. Пешкәч, акмай яисә каз мае белән майлап, табынга бирәбез.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев