Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пылау рецепты

Пылауны һәркем үзенчә пешерә.

– Пылауны яратмаган кеше юктыр. Ләкин һәркем аны үзенчә пешерә.Иң мөһиме - пылау өчен итне жәлләмәскә кирәк. 
Ингредиентлар: 
1 кг сыер ите һәм шул ук күләмдә суган. Суган күбрәк булган саен, пылау тәмлерәк чыгачак. Чөнки суган белән теләсә нинди ризык сусыл була. 
1 кг кишер, 1 кг кызыл дөге, 500 мл көнбагыш мае, 1 кап тәмләткечләр, 2 баш сарымсак, бер аш кашыгы тоз һәм иң мөһиме – чишмә суы. 
Итне элпәсеннән чистартып, кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз. Казанга көнбагыш мае салып кыздырабыз, әзерләгән ит белән суганны салабыз. 
Кишерне әрчибез һәм саламлап турыйбыз. Ит өстенә салып, болгатабыз, 3-5 минут кыздырабыз. Тәмләткечләр һәм тоз сибәбез. 
Яшелчә белән ит өстенә, 2 см чыгып торырлык итеп, кайнаган су агызабыз. Капкачын капламыйча гына 20-25 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз. 
Дөгене яхшылап юабыз һәм 15 минутка салкын суга салып куябыз. 
Ит белән яшелчә пешеп җитәрәк, дөге өстибез. 
Дөге өстенә кайнап торган су агызабыз (су дөге өстеннән 1 см биегрәк булсын). Казанны каплап, 20-25 минут томалап пешерәбез. 
Дөге бүрткәннән соң, уртасына әрчелмәгән бер-ике сарымсак башы батырып куярга була. Тагын  5 минут пешергәч сүндереп, бераз томалап торасы. Болгатып тарелкаларга бүләсе генә калды. Телне йотарлык пылау килеп чыкты! 

 Фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев