Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Өйдә ясалган майонез

Өй шартларында да майонез һәм төрле соуслар ясарга була.

Өй шартларында да майонез һәм төрле соуслар ясарга була. Хезмәттәшебез – Метрәй авылында яшәүче Фәридә Гыймрановадан майонез рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: 250 мл рафинадланган көнбагыш мае, бер йомырка, бер чәй калагы шикәр комы, бер чәй калагы эре тоз, бер чәй калагы горчица, ярты чәй калагы төелгән кара борыч, 1-2 аш калагы лимон согы яисә бер аш калагы уксус.
Әзерләү тәртибе. Тирән савытка алда әйтелгән барлык ингредиентларны салабыз. Барысын бергә блендерда болгатабыз. 30 секунд эчендә куе ак масса барлыкка килә. Бу – майонез әзер, дигән сүз. 350-400 мл чамасы майо-
нез килеп чыга. Өй шартларында ясалган майонез тәмле һәм кушылмаларсыз булуы белән отышлы.
Майонезны суыткычта сакларга кирәк.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Ф.Гыймранованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев