Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кышкылыкка борщ

Хуҗабикәләр, мәш килеп, кышкылыкка кайнатмалар әзерли, төрле салатлар ясый. Райондашыбыз Лилия Нәбиуллинадан борщ рецепты тәкъдим итәбез. Өйдә әзерләнгән мондый борщ бик тәмле була

Кирәкле ингредиентлар: 3 килограмм бәрәңге, 3 килограмм помидор, 2 килограмм кәбестә, 0,5 килограмм болгар борычы, 800 грамм чөгендер, 800 грамм кишер, шул ук күләмдә суган, ярты литр үсемлек мае, 80 миллилитр аш серкәсе (9 %), 60 грамм шикәр комы, тәменчә йодсыз тоз.

Әзерләү тәртибе. Бәрәңгене шакмаклап турыйбыз, кишер һәм чөгендерне кыргычтан чыгарабыз, суганны һәм борычны бик вак итеп турыйбыз. Помидорны иттарткычтан чыгарабыз, кәбестәне “саламлап” турыйбыз.

Тирән казанда суганны көнбагыш маенда кыздырабыз, кишер, чөгендер өстибез һәм 10 минут томалап пешерәбез. Аннары – борыч, помидор, тоз һәм шикәр комы, 2-3 минуттан бәрәңге салабыз. Яхшылап болгатабыз, өстенә кәбестә салып, болгатмыйча тагын 30 минут уртача утта томалап пешерәбез. Ярты сәгать үткәч, болгатабыз, аш серкәсе кушабыз, яхшылап болгатабыз һәм тагын 30 минут чамасы пешерәбез. Пешерү вакыты бәрәңге әзерлегенә карап билгеләнә.

Әзер борщны стерильләштерелгән банкларга салып, капкач белән ябабыз. Банкаларның астын өскә әйләндереп, җылы юрган яисә плед белән каплап, суынганчы тотабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев