Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Күмәч

Олы Чакмак авылында яшәүче Миңнур Нәгыймовадан күмәч рецептын тәкъдим итәбез.

Алдагы көннән калган ачы камыр өстенә бер стакан җылымса су, чүпрә һәм шикәр комы салып, чүпрә тулысынча эреп беткәнче бол-гатабыз. Шуңа ярты стакан катык, ярты калак тоз, берничә стакан он кушып, агач кашык белән төерләре беткәнче болгатырга кирәк. Күәсне җылы урынга куябыз. Ярты сәгатьтән тагын он, су өстәп, камырны күәс төбеннән аерылганчы яхшылап басабыз һәм кабат җылыга кабартырга куябыз. Камыр әчеп торганда бер-ике тапкыр басып алу зыян итми. Өч-дүрт сәгатьтән соң камыр әзер була. Камырның әзер булуы аның тыгызлыгына, үзлелегенә карап билгеләнә: бармак белән баскач, барлыкка килгән чокырчык әкрен генә тигезләнә икән, камыр әзер, дигән сүз. Ипине тирән табага салырга уйласагыз (ипи пешерү өчен чуеннан ясалган махсус калыплар – формалар яхшы), камырны басу белән, майланган табага яртылаш кына салып, шунда кабартырга кирәк. Камыр савытны тутырганчы җылы урында тотабыз. Кабаргач, кызу мичтә пешерәбез. Ипи 1-1,5 сәгатьтә пешә. Ипинең пешеп җиткәнлеген белү өчен шырпы белән тишеп карый аласыз. Камыр чырага ябышмаса, икмәк әзер, дигән сүз.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев