Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кишер киптерү

Мөслимебезнең уңган кызлары махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә җибәрү өчен яшелчәләр, хәтта ит киптерә. Киптерелгән яшелчәләр аш пешерү өчен уңайлы. Элек әби-бабайларыбыз кишерне чәй пешерү өчен дә кулланган. Олы Чакмактан Тәслимә Шәймиева кишер киптерү ысулын өйрәтә.

“Кишерне әйбәтләп юабыз да эре тишекле кыргычтан чыгарабыз яисә бик нәзек итеп телемләп турыйбыз. Табага пергамент җәеп, туралган кишерне юка гына итеп җәябез һәм якынча 130 градус кайнарлыкта духовкада киптерәбез. Кайберәүләр, кишер көеп китмәсен өчен, духовканың ишеген ачып куя. Мин ябык духовкада кишерне 2 сәгать киптердем. Күбрәк тотсаң, каралып китә. Кишерне вакытында алсаң, ул төсен үзгәртми. Киптерелгән кишер чәй пешерү өчен дә, ашка салу өчен дә уңайлы”, – ди Тәслимә. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото –  Т. Шәймиеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев