Кабак согы блендер белән: 15 минутта әзер була!
Апельсин, лимон кушмыйча гына бик тәмле кабак согы ясадым, сезгә дә куеп китәм, - ди Гөлнур Мустафина
Кирәкле ингредиентлар:
- Кабак — 6 кг
- Шикәр комы — 700 г
- Лимон кислотасы — 3 чәй калагы
- Су — 4 литр
Әзерләү ысулы:
- Кабакны чистартып, уртача кисәкләргә турыйбыз. Аларны тирән кастрюльгә салабыз.
- Өстенә 4 литр салкын су коеп, шикәр комы өстибез. Уртача утка куеп, кайнап чыкканын көтәбез.
- Кайнап чыккач, утны киметәбез һәм тагын 15 минут дәвамында пешерәбез. Кабак йомшарырга тиеш.
- Кастрюльне уттан алып, капкач белән каплап, 15 минутка суытырга калдырабыз.
- Массаны блендер ярдәмендә бертөрле кайнатма хәленә китергәнче изәбез.
- Пюрега 3 чәй калагы лимон кислотасы кушып, яңадан яхшылап болгатабыз. Катнашманы тагын бер кат кайнатып чыгарабыз.
- Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, нык итеп ябабыз.
Наилә Нәбиева фотосы.
Нет комментариев