Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Фаршланган ташкабак

Фаршланган ташкабакны яратмаган кеше юктыр. Кышка аяк басканда яшелчәле ризык аеруча тансык була. Райондашыбыз Ләйсән Гыйзетдиновадан фаршланган ташкабак рецептын тәкъдим итәбез

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы ташкабак, мөгезле эре терлек итеннән ярты килограмм чамасы фарш, уртача зурлыктагы ике баш суган, артык зур булмаган ике данә помидор.

 

Әзерләү тәртибе. Ташкабакны икегә ярабыз да кабыгыннан арындырабыз һәм, орлыкларыннан чистартып, турыйбыз. Суганны – ярымбоҗралап, помидорны шакмаклап турарга кирәк. Аерым табада фарш, суган, помидорны томалап пешерәбез. Кирәгенчә тоз, төрле тәмләткечләр салабыз. Аннан ташкабаклар эченә әзер эчлекне тутырып, духовкага куябыз. 20-30 минут пешкәннән соң, фаршланган ташкабак өстенә сыр уып салабыз һәм янәдән 10 минутка духовкага куябыз. Өстәлгә кайнар килеш бирәбез. Өстен укроп, петрушка белән бизәргә була.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев