Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Дымлама

Райондашыбыз Элиза Гыйздәтованың пешерә белмәгән ризыгы юктыр. Яшь кенә булса да, аш-суга осталыгы сокланырлык. Элизаның дымламасы аеруча тәмле килеп чыга.

Кирәкле ингредиентлар: 700 грамм чамасы сөякле сарык ите, уртача зурлыктагы 4 бәрәңге, 2 кишер һәм шул ук күләмдә болгар борычы, помидор, 1 баклажан, 100 грамм кәбестә, бер баш сарымсак, 3 суган, ит кыздыру өчен тәмләткечләр – зира, кориандр, ике аш калагы үсемлек мае, тәменчә тоз, суган, укроп, рукола.

Әзерләү тәртибе: чүлмәк төбенә үсемлекмае, аның өстенә итне салабыз. Ит күбрәк булган саен, дымлама тәмлерәк була. Итне тозлыйбыз, борычлыйбыз, тәмләткечләр сибәбез. Киләсе катлам итеп кишер һәм суганның өчтән бер өлешен салабыз. Кишерне суган кебек зур боҗралар белән кисәргә мөмкин. Әгәр дымлама үзбәкчә зур савытларда әзерләнә икән, яшелчәләрне тагын да зуррак кисәкләр белән салырга мөмкин. Һәр катламга тоз һәм тәмләткечләр сибәбез. Ярты сарымсакны, эре итеп киселгән суган, укроп, руколаны, калын итеп туралган баклажан боҗраларын салабыз, кабаттан тозлыйбыз һәм борычлыйбыз. Аннары өстенә болгар борычы һәм тагын суган салабыз. Татлы помидорны зур боҗралар белән кисәбез. Әгәр чүлмәк тирән булса, помидорны икегә генә бүләбез. Аннары тәмләткечләр белән эре итеп туралган бәрәңге катламы, сарымсакның калган өлеше килә.

Соңгы катлам – зур кисәкләргә туралган кәбестә. Кәбестә яфрагы үз астындагы барлык яшелчәләрне каплап торырга тиеш. Чүлмәкнең капкачын яхшылап каплап, газ өстенә куябыз. Кайнап чыккач, талгын утта 2,5 сәгать пешерәбез. Тиешле вакыттан соң капкачны ачабыз. Яшелчәләрнең пешкәндә бераз басылганын күрсәгез, борчылмагыз, шулай тиеш. Ризыкны табынга биргәндә, яшелчәләрне кире тәртиптә салабыз – башта кәбестә, аннары бәрәңге һәм калган яшелчәләр.
Тәмле булсын!

Фото - Э.Гыйздәтованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев