Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Тәмлетамак

Әче коймак камыры

Коймак – җиңел әзерләнә торган чәй ризыкларының берсе, русларның “оладьи” дип аталган ашамлыкларына ошаган.

Коймакны төче камырдан да, чүпрә салып, әче камыр ясап та пешерергә мөмкин. Нинди оннан пешерелүенә карап, бодай, карабодай, солы, борчак, тары коймагы һ.б. була.

Бодай коймагы (әче коймак). Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабара башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар. Кабарып шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак күпереп, йомшак булып пешә.

Коймакны мичтә, газ мичендә һәм плитәдә пешерергә мөмкин. Мичтә коймакны әйләндермичә генә пешерәләр, аның асты-өсте берьюлы кызара, табаны гына боргалап торырга кирәк. Плитәдә пешергәндә, кызган майлы табага кашык белән 60 гр чамасы камыр салып,  алсуланганчы башта бер ягын, аннары, әйләндереп, икенче ягын кыздырып пешерәләр.

Коймакны май, каймак, бал, җиләк-җимеш кайнатмасы белән  бирергә мөмкин.

1 кг бодай онына: 0,9-1,1 л су яки сөт, 3-4 йомырка, 60-70  гр шикәр, 25-30 гр тоз, кыздырып пешерергә 100 гр май

Фото - Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев