Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Алсу Яббарова таба печеньесы рецептын тәкъдим итә

Райондашыбыз Алсу Яббарова таба печеньесы рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 5 йомырка, шикәр комы, 200 грамм акмай, ике стакан (250 мг) он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Әзерләү тәртибе. Йомырка белән шикәр комын бергә яхшылап болгатабыз. Шуңа йомшарган акмай кушып тагын болгатабыз. Катнашмага он белән көпшәкләндергечне бергә кушып салабыз һәм миксер белән болгатабыз. Артык куе булмаган камыр килеп чыгарга тиеш. Махсус печенье табасын кыздырып майлыйбыз (беренче таба печенье пешергәндә генә майлана). Камырны табага салып газ өстендә пешерәбез. Тәмле булсын! 

Фото – А. Яббарованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев