Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зилә – искиткеч әйдаман

27 гыйнвар көнне мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Искиткеч әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста районыбыз 14 мәктәбеннән әйдаманнар катнашты. Алар төрле сорауларга җавап бирделәр, мастер-класслар үткәрделәр, сәләтләрен күрсәттеләр.

– Әйдаманнарның иң-иңен сайлап алу шактый авырга туры килде. Укучылар интеллектуаль сорауларга да җавап бирде, педагогик ситуацияне дә чишеп күрсәтте, сәхнә сәнгате, мастер-класс күрсәтү, эссе язу һәм видеоролик ясауда да осталыкларын сынады. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренчелекне Мөслим лицее укучысы Зилә Әһлиева яулады, – дип хәбәр итә мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Айзирә Сабирова.
Икенче урынга Мөслим гимназиясе укучысы Диләрә Минһаҗева лаек булды. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сөмбел Ибраһимовага өченче урын бирелде.
Барлык әйдаманнар мәгариф идарәсе исеменнән диплом һәм гимназия бассейнына сертификатлар белән бүләкләнде. Муниципаль турда җиңү яулаган Зилә Әһлиева бәйгенең республика турында район данын яклаячак. Ул 20 февральдән 15 мартка кадәр узачак, конкурсантлар анда читтән торып катнашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев