Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үз бөркетләребез бар (фоторепортаж)

Башлангыч сыйныф укучылары “Россия бөркетләре” сафына кабул ителде.

Быелгы уку елында барлык мәктәпләрдә һәм махсус урта уку йортларында “Алдынгылар хәрәкәте” бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасының башлангыч бүлекчәләре эшли башлады. Башлангыч сыйныф укучылары өчен социаль активлыкны үстерүгә юнәлтелгән “Россия бөркетләре” программасы кабул ителде. 

Яңа хәрәкәт ХХ гасырда тупланган тәрбия тәҗрибәсенә таяна. Ул яңа этапта XXI гасырның иҗтимагый-педагогик чынбарлыгына җавап бирердәй үзгә формада эшләячәк балалар һәм яшьләр оешмасы булырга тиеш. “Россия бөркетләре” – әлеге хәрәкәтнең 1-4 сыйныфларда белем алучы балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларын, остазларны – урта һәм өлкән сыйныф укучыларын, хәрәкәт активистларын, эшчәнлекне оештыручы бик күп белгечләрне, проект җитәкчеләрен берләштерүче уникаль россиякүләм социаль активлык программасы. Бөркетләр командасы – фикердәшләр һәм дусларның “Бергәләп белем алабыз, үсәбез һәм хыялланабыз!” девизы астына яшәүче ачык берлеге. “Россия бөркетләре” программасы белемгә, спорт казанышларына, иҗатка һәм фәнни ачышларга, танып белүгә, яңаны төзүгә омтылучы, дөньяны тагын да яхшырак итәргә әзер ватанпәрвәр уллар һәм кызлар тәрбияләүгә шартлар булдыруны күз алдында тота.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев