Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уңышлар да, проблемалар да бар

26 августта мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза. Шул уңайдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина белән узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар турында сөйләштек.

Дәүләт имтиханнарында югары баллар җыючылар, республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр булу шул хакта сөйли.

– Лилия Яһдиевна, дәүләт имтиханнары нинди нәтиҗәләр күрсәтте?

– Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан районыбыз БДИ оештыру һәм башка критерийлар буенча иң яхшылар исемлегендә телгә алынды. 68 чыгарылыш сыйныф укучысы унбер фәннән БДИ тапшырды. 2021 ел белән чагыштырганда, тарих, инглиз теле, информатиканы сайлаучылар саны артты. 2022 елда җиде фәннән (математика, химия, биология, инглиз теле, информатика, җәмгыять белеме, географиядән) уртача балл 2021 ел күрсәткечләреннән югары булды. Инглиз теле, информатика, җәмгыять белеме буенча республикада югары нәтиҗәләр күрсәткән районнар исемлегенә кердек. Химия һәм биология фәннәреннән без – республикада беренче урында.

24 чыгарылыш сыйныф укучысы 43 югары нәтиҗә күрсәтте. Математикадан район буенча уртача балл (69,15) республика күрсәткеченнән дә (64,09), узган уку ел күрсәткеченнән дә югарырак. Югары нәтиҗәләр – Михайловка урта мәктәбендә (74) һәм лицейда (73,20). Рус теленнән югары нәтиҗәләр – Күбәк урта мәктәбендә (79,33) һәм гимназиядә (74,74). Күрсәткечләр 2021 ел (72,41) һәм республика белән (72,83) чагыштырганда түбәнрәк. Кызганычка каршы, тарих фәненнән нәтиҗәләр республикада түбәннәрдән – 51,86 (республикада – 64,42).

9 сыйныфларда белем алучы 185 укучы дүрт фәннән төп дәүләт имтиханы тапшырды. Математика һәм рус теленнән 100 процент өлгереш һәм 100 процент сыйфат – Түбән Табын, Тат. Шуран, Баланлы төп белем бирү мәктәпләрендә. Алдагы ел белән чагыштырганда дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре анализы рус теленнән белем бирү сыйфатының күтәрелүен һәм математикадан берникадәр түбәнәюен күрсәтә. Шунысы кызганыч, “2” алган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 2021 ел белән чагыштырганда күбрәк – алты (җәмгыять белеменнән – дүрт, информатикадан – ике). Алар сентябрьдә яңадан имтихан тапшырачак. Бу – төп мәктәпне тәмамлаучыларның гомуми белем бирү әзерлеге торышын характерлаучы күрсәткечләрнең берсе.

Бүгенге көндә 58 укучы 10 сыйныфка барырга теләк белдерде. 32 укучы Мөслим политехника техникумында укыячак. Калган укучылар башка юнәлештәге уку йортларын сайлады.

Мөслим политехника техникумында 194 студентка өч юнәлеш буенча белем бирелә. 2022-2023 уку елына 75 студент кабул ителәчәк.

– Мөслим укучылары төрле олимпиадаларда, спорт бәйгеләрендә дә сынатмый, дип беләбез.

 – Укучыларның республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясавы – ике якның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Бу уку елында Россиякүләм фән олимпиадаларының региональ этабында – бер җиңүче, биш призлы урын, республика этабында – 38, халыкара олимпиадада татар теленнән дүрт призлы урыныбыз бар. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, татар теле һәм әдәбияты, химия, биология, инглиз теле, геология, физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән җиңүчеләребез үз позицияләрен саклый. Башка еллардан аермалы буларак, Татарстан тарихыннан да бер призлы урын бар. Әмма бик күп фәннәрдән (рус теле һәм әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, информатика, астрономия, технология, рәсем һәм музыка сәнгате) нәтиҗәлелекне арттырырга кирәк. Лицей, гимназия, Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе олимпиада хәрәкәтендә һәрдаим уңышлары белән куандыра. Лицей ике ел рәттән олимпиада күрсәткечләре буенча районда иң югары баскычта тора. Әмма биш ел дәвамында республикада бер нәтиҗә дә бирмәгән коллективлар да бар. Бу мәктәпләрдә эшнең дөрес оештырылмавы турында сөйли. Алдагы уку елында бу мәктәпләр методик хезмәт тарафыннан күзәтүгә алыначак.

“Ватанны сакларга әзермен” республика яшь армиячеләр отрядлары ярышында лицейның Артем Нурисламов җитәкчелегендәге укучылар командасы лауреат булды. Казанда узган “Гаилә фестивале” республикакүләм ГТО нормаларын тапшыру ярышында Карамалы авылыннан Мәҗитовлар гаиләсе 30 команда арасында җиденче урынга лаек булды. ГТО нормаларын укучыларыбыз 75 алтын, 150 көмеш, 170 бронза югарылыгында үтәде.

– Лилия Яһдиевна, туган телдә белем бирүгә дә тукталыйк әле.

– Районда 99,32 процент укучы туган тел дип – татар телен, 0,62 процент мари телен сайлады. 13 гомуми белем бирү учреждениесендә укыту – татар телендә, бер мәктәптә башлангыч сыйныфларда мари телендә алып барыла. Быелгы уку елында район буенча 1 сыйныфка 182 бала кабул ителәчәк, шуларның 114е татар сыйныфына килергә теләк белдерде. Район үзәгендә ике мәктәпкә 82 бала татар сыйныфларына килер, дип көтелә.

Агымдагы елда туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары арасында республика конкурсында лицей, гимназия, Г.Тукай исемендәге Мөслим, Михайловка урта мәктәпләре, Мөслимдәге “Ләйсән”, “Күбәләк”, “Карлыгач” балалар бакчалары бишәр йөз мең сумлык грант отты. Гимназия Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясенә лаек булды. Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче укытучылар өчен республика конкурсында 50 мең сум күләмендә акчалата грантка ия булучы 100 укытучы арасында безнең дүрт укытучыбыз да бар.

– Балаларга тәрбия бирү өлкәсендә нинди яңалыклар бар?

– Җирлегебездә тәрбия бирү “Мөслим егете. Мөслим кызы” программасы кысаларында тормышка ашырыла. Аңа барлык сыйныф укучылары да тартылды. Программаның һәр баскычын уңышлы үтәгән 9 сыйныф укучыларына “Мөслим кызы”, “Мөслим егете” титулы бирелә. Өстәмә белем балаларның шәхси ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә, аларның иҗади үсешенә этәргеч бирергә мөмкинлек тудыра. Районда өч өстәмә белем бирү оешмасы бар. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә нигездә техник юнәлештәге берләшмәләр эшли. Ел дәвамында төрле юнәлештәге түгәрәкләрдә 259 бала шөгыльләнде. Алар, район, зона, республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулады. Быел үзәкнең робототехника түгәрәгенең матди-техник базасы 500 мең сумга якын заманча җиһаз белән тулыландырылды. Киләсе уку елында мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге берләшмәләрдә үзгәрешләр көтелә.

Үзгәрешләр тәрбия сәгатьләрендә дә булачак. 2022нче елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә масштаблы проект – “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” сыйныфтан тыш дәресләр циклы башлана. Бу эшчәнлеккә 1-11 сыйныф укучылары һәм техникум студентлары тартылачак. Тагын бер үзенчәлек – 1 сентябрьдән барлык мәктәпләрдә дә дәүләт флагын күтәрү, гимн башкару традициясе кертелә. Бу укучыларда ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләргә зур өлеш кертер, дип уйлыйбыз.

– Лилия Яһдиевна, балалар бакчаларының эшчәнлеге турында нәрсә әйтерсез?

– 3-7 яшьлек балаларның мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100 процент тәэмин ителгән. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Мөслимдәге – “Кояшкай”, “Миләшкәй”, Ташлыярдагы “Ләйсән” балалар бакчаларын иң яхшылар исемлегенә кертергә мөмкин. Район үзәгендәге мәктәпләрдә “Нәниләр мәктәбе” эшли. Узган уку елында ун мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, биш мәктәптәге 19 мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә 806 бала тәрбияләнде. Беренче сыйныф укытучылары белән балалар бакчаларының зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында даими бәйләнеш барлыкка килде. 2022-2023 уку елында барлык мәктәпләрдә дә “Нәниләр мәктәбе”н оештыру максат итеп куелды.

– Лилия Яһдиевна, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталсагыз иде. Нинди фәннәрдән укытучылар җитми?

– Бу – иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Укытучылар составы елдан-ел олыгая, алмашка килүче яшьләр аз. Быел районга бары бер яшь белгеч кайтты. Лаеклы ялга китүчеләр – 17 кеше. Өч елга кадәр стажы булган яшь педагоглар – 20, пенсия яшендәге педагоглар саны – 35 кеше. Районыбызда укытучыларның уртача яше – 45 яшь.

Бүген тугыз ачык вакансия бар. Инглиз теле, математика, география, рус теле, физика, информатика, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына кытлык кичерәбез. Бу проблема төп белем бирү мәктәпләрендә аеруча кискен тора. Мәсьәләне башка фән укытучыларын кабаттан әзерләү, пенсия яшендәге мөгаллимнәр хисабына хәл итәргә туры килә.

2016 елда район “Татарстан Республикасы югары уку йортларында кадрлар әзерләүгә стипендия ярдәме” республика проектына кушылды. Бүген әлеге проект нигезендә 14 студент белем ала. 2022 елда өч укучы проектта катнашырга теләк белдерде.

Ике ел рәттән “Земский учитель” программасында катнашу өчен гариза тапшырдык. Конкурс нәтиҗәләре буенча Башкортостаннан тарих укытучысы Светлана Арефьева Мөслимдә эшләячәк. Мәгариф оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары мәктәпләрнең, балалар бакчаларының киләчәген бүгеннән кайгыртмаса, кадрлар булдыруга тиешле игътибар бирмәсә, күпчелек белем учаклары укытучы, тәрбияче һәм бала җитмәүдән ябылачак!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев