Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар, педагоглар һәм остазлар хөрмәтләнде

ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Казан шәһәрендә Бөтенроссия укучылар олимпиадасы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр,

Кичә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында республика җиңүчеләрен, Бөтенроссия укучылар олимпиадасы призерларын һәм җиңүчеләрен, шулай ук педагогларны һәм остазларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Мөслим лицее укучылары һәм укытучылары  2023-2024 уку елында мәктәп укучыларының республика олимпиадаларының йомгаклау этабында актив катнашканы һәм яхшы күрсәткечләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде:

– татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре – 9 сыйныф укучысы Фатыйма Низамова, 11 сыйныф укучысы Резеда Миннебаева;

– рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчесе – 10 сыйныф укучысы Регина Смелова.

Әлеге укучыларга һәм аларның остазларына (Чулпан Ситдыйкова, Чулпан Әхмәтшина) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото –  мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев