Укучылар “Чиста булачак” республика экология хәрәкәтенең 2024 елгы сезонына йомгак ясауда катнаштылар
Экологик иреклеләр өлкәсендә оештырылган бәйгедә Мөслим гимназиясенең экология берләшмәсе дә сынатмады
Кичә Мөслим гимназиясе һәм Әмәкәй мәктәбенең эко-активистлары “Чиста булачак” республика экология хәрәкәтенең 2024 елгы сезонына йомгак ясау чарасында катнашты.
Активистлар Азалия Газетдинова, Аделя Таҗетдинова, Азалия Габидуллина (Мөслим гимназиясе), Лилияна Мөбәрәкова (Әмәкәй мәктәбе) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мөслим гимназиясеннән Нәргизә Авзалова “Чиста булачак” республика экология хәрәкәтенең махсус призына һәм Рәхмәт хатына ия булды.
Фестиваль кысаларында яшьләрнең экологик премиясенә дә йомгак ясалды. Экологик иреклеләр өлкәсендә оештырылган бәйгедә Мөслим гимназиясенең экология берләшмәсе дә сынатмады. “Иң яхшы экология берләшмә” номинациясендә җиңү яулап, республика буенча иң яхшы өчлеккә керде, кыйммәтле приз һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева.
Фото - мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев