Уку алдынгысы Азалия
Азалия Габидуллина – Мөслим гимназиясенең иң яхшы укучыларының берсе. Гел “биш”ле билгеләренә генә укучы кыз тирән белем алырга һәм дөньяны танып белергә омтыла.
Азалия Габидуллина – Мөслим гимназиясенең иң яхшы укучыларының берсе. Гел “биш”ле билгеләренә генә укучы кыз тирән белем алырга һәм дөньяны танып белергә омтыла.
– Азалия тырышлыгы һәм пөхтәлеге белән аерылып тора. Укудагы уңышлары өчен “Ел укучысы” титулына ия булды. Иҗади бәйге булсынмы, интеллектуаль уенмы, конференция яки олимпиадамы – барысына да өлгерә. Рус теле һәм әдәбияты буенча узган фән бәйгеләренең региональ этабында берничә мәртәбә призер булды. Бу да – Азалиянең максатка омтылуы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсе. Акыл, зиһен көченә нигезләнгән кыюлыгы, тәвәккәллеге, үз-үзенә булган ышанычы Азалиягә җиңүләр китерә, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
Азалия Габидуллина медицина юнәлешендәге сыйныфта белем ала. Хыялы – педиатр булу, сабыйларны дәвалау. Чыгарылыш сыйныф укучысының бүген бер генә буш минуты да юк. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү, үзе сайлаган уку йортына керү өчен уку материалларын анализлау, практика белән белемне чарлау, үзлектән өстәмә уку өчен күпме тырышлык кирәклеген әйтеп торасы түгелдер.
– Азалия әзерне көтеп утыра, ирешелгәннәрендә туктап кала торган кыз түгел. Сәләтле бала күп нәрсәгә ирешә ала, гаиләсенә генә түгел, мәктәп өчен дә бик кыйммәтле хәзинә була. Талантны Аллаһның бүләге итеп карыйлар. Кызыбыз белән ихластан горурланабыз! Һәр әти-әнигә баласының уңышларына сөенеп гомер кичерергә насыйп булсын! – ди Азалиянең әнисе Гөлнур.
Азалия – гимназиянең экологлар отряды әгъзасы да. Тирә-юньне, табигатьне саклауга өлеш кертүе белән чиксез горурлана ул. Булганнан бар да була, диләр. Рәсем ясарга да оста Азалия. Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә озак еллар Эльмира Галиева сыйныфында белем алган кызның рәсемнәрен танылган рәссамнарныкы дип уйларга мөмкин. Остазы әйтүенчә, Азалия киләчәктә танылган рәссам да була алыр иде!
– Әти-әнием кечкенәдән үк: “Башкарган эшеңне, укуны яратырга кирәк, шул очракта эш тә, хезмәт тә иҗат һәм илһам чыганагына әверелә”, – дип өйрәтеп үстерделәр. Тормыш матур булсын өчен кешедә хыял булырга тиеш һәм аны тормышка ашыру өчен зур хезмәт куярга кирәк. Янәшәмдә мине яратучы, миңа ышанучы якыннарым, бай тәҗрибәле укытучыларым, төпле белемле остазларым бар. Тормышымны медицина белән бәйләргә теләвем очраклы түгел. Әбием Нурия Бәдретдинова – Ташъелга авылы фельдшеры, гомер буе кешеләргә ярдәм итеп, ак халатына кер кундырмый яшәде. Бүген дә шушы юнәлештә эшен дәвам итә. Минем дә кешеләргә файда китереп, ярдәм итеп, авыруларга яшәргә өмет бүләк итәсем килә! – ди Азалия.
Азалия кул эшләренә дә оста. Буш вакыты булганда бәйләргә ярата. Аның коллекциясендә уенчыклар да, киемнәр дә бар. Биш айлык сеңлесе Сәйдәгә матур жилетлар, күлмәкләр бәйләгән ул. Бакчада үсүче чәчәкләргә дә Азалиянең куллары тигән. Аларны тәрбияләүдә ул – әнисенең төп ярдәмчесе.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев