Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түгәрәкләр өстәмә белем бирә (фоторепортаж)

Октябрь аеннан мәктәпләрдә түгәрәкләр эшли башлады. Спорт яки сәнгать мәктәбенә, мәктәптән тыш эшләр үзәгенә язылырга җитешмәгән яки башка сәбәпләр белән анда йөрмәгән укучыларга буш вакытларын файдалы уздыру өчен менә дигән мөмкинлек бу.

Быел унбер мәктәп базасында оештырылган 82 түгәрәктә 1076 бала шөгыльләнә. Кайбер мәктәпләрдә бу уку елында, берләшмә җитәкчеләренә түләнмәү сәбәпле, түгәрәкләр эшчәнлеге туктатылган. Шуңа карамастан, күпчелек башлангыч сыйныф укытучылары үз инициативалары белән укучыларга өстәмә белем бирә.

Сан ягыннан иң күп берләшмәләр район үзәге мәктәпләрендә эшли. Лицейда 17 түгәрәктә 323 бала шөгыльләнә. Биредә озак еллар эшләүче, даими оештырылучы түгәрәкләр бар. Мәсәлән, “Көмеш нота”, “Яшь хәбәрче”, “Вестник лицея”, “Школа танцев”, “Яшь юл йөрү инспекторлары” түгәрәкләре шундыйлардан. Спорт юнәлешен үз итүче укучылар шахмат, футбол, волейбол түгәрәкләренә языла ала. “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында “Робототехника” түгәрәге эшли. Мәгариф министрлыгы тарафыннан театр түгәрәкләрен кире кайтару буенча эш алып барыла. Биредә башлангыч һәм урта звеноларда белем алучы укучыларга – ике, инглиз телендә бер театр берләшмәсе оештырылган. Өлкән сыйныф укучыларын олимпиадаларга әзерләү максатыннан фән түгәрәкләре дә уңышлы эшләп килә. Тарих, җәмгыять белеме, математика, химия, рус теле буенча белемнәрен тирәнәйтәсе килгән укучылар шушы түгәрәкләрне үз итә.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев