Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары «Туган як» агрофирмасында экскурсиядә
Экскурсия барышында агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде
Һөнәргә юнәлеш бирү эше кысаларында, аграр секторның яңа технологияләре белән танышу максатыннан, Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары "Туган як" агрофирмасында экскурсиядә булганнар.
"Экскурсия барышында агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар заманча чәчү агрегатлары белән якыннан танышты. Экскурсиядән соң балаларга чәй эчү оештырдылар", - дип хәбәр итәләр интернат-мәктәптән.
Фотолар - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев