Тойгелде төп мәктәбе укучылары «Батырлар йорты»на һәм музейга кунакка килде
Мәгариф

Тойгелде төп мәктәбе укучылары «Батырлар йорты»на һәм музейга кунакка килде

Һәр баланың күңелендә горурлык хисе уянды

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Тойгелде төп мәктәбенең 5 һәм 8нче сыйныф укучылары Мөслимгә экскурсиягә килгәннәр.

"Укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның батырлыкларын, авылдашларыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән фидакяр хезмәтен тагын да ныграк күз алдына китерсеннәр, белсеннәр дип дип аларны Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына, "Батырлар йорты"на һәм музейга алып кердек. Һәр баланың күңелендә горурлык хисе уянгандыр. 

Тарихны белү – Ватанга мәхәббәтнең беренче адымы", - дип язалар Тойгелде мәктәбеннән.
 

Фото – Тойгелде төп мәктәбе архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев