Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Террорчылыкка каршы көрәш максатыннан

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә «Терроризм турында мин нәрсә беләм?» дигән темага викторина үткәрелгән.

Ел саен 3 сентябрьдә илебездә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

- Бүген, 4 сентябрьдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алисә Хафизова 5-6 сыйныф укучылары өчен "Терроризм турында мин нәрсә беләм?" дигән темага викторина үткәрде. Чара барышында балалар терроризмның авыр җинаять икәнлеге турындагы мәгълүматны тыңладылар, шулай ук экстремаль ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген кабатладылар, дип хәбәр итәләр Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.

Фото - Мөслим урта мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев