Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы призёрлары

Бу кызлар һәм егетләр барыбызның да мактавына лаек.

Мөслим лицееның 4 нче сыйныф укучысы Камил Сәфәргалин, 5 нче сыйныф укучысы Илдан Гайсин, 6 нчы сыйныф укучысы Элина Моратова, 10 нчы сыйныф укучысы Зилә Әгълиева, 11 нче сыйныфтан Мәдинә Морзаханова (укытучылары - Светлана Иванова, Эльвера Ситдыйкова, Алсу Латыйпова, Чулпан Ситдыйкова), Күбәк урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары Айзат Хәмәтшин, Камилә Рәхимҗанова, 8 нче сыйныф укучысы Миләүшә Маликова, 9 нчы сыйныф укучысы Алинә Солтанова (укытучылары - Рүзилә Гәрәева, Дилбәр Гарифуллина, Гөлнар Нәҗмиева), Мөслим гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Аделина Солтанова, 10 нчы сыйныф укучысы Йолдыз Хәсәнова (укытучылары - Гөлнара Ямалова, Гөлшат Мирзаморатова), Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Язилә Гәрәева (укытучысы - Гөлчәчәк Даутова), Тойгелде төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Альберт Асманов (укытучысы – Рушания Дәүләтова), Әмәкәй төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Лилиана Мөбәрәкова (укытучысы - Резидә Шамсова) - татар гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы призёрлары.

Туган телләрен чиксез яраткан һәм аның белән бәйле гыйлемне тирәнтен өйрәнгән балаларга, аларның әти-әниләренә, укучыларны республикакүләм сынауга әзерләгән мөгаллимнәргә булган ихтирамыгызны лайклар белән белдереп, аларны сез дә сөендерә аласыз. Бу кызлар һәм егетләр барыбызның да мактавына лаек.

Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев