Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районкүләм методик семинары узды
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районкүләм методик семинары узды

Салауз-Мухан төп мәктәбе укытучысы Шагалиева Ф.Н., Мөслим лицее укытучысы Шаева В.М. ачык дәресләр күрсәттеләр

16 апрель көнне Мөслим лицее базасында «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкның база күнекмәсе буларак уку грамоталылыгын үстерү» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районкүләм методик семинары узды. Салауз-Мухан төп мәктәбе укытучысы Шагалиева Ф.Н., Мөслим лицее укытучысы Шаева В.М. ачык дәресләр күрсәттеләр. Мөслим лицее укытучылары Ситдыйкова Ч.И., Ситдыйкова Э.Д. осталык дәресләре үткәрделәр. «Театр яктылыкка илтә» муниципаль проекты кысаларында Мөслим лицее, Мөслим гимназиясе, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, Тойгелде, Чакмак мәктәпләре, Түбән Табын коррекция мәктәбе театр коллективлары спектакльләрен тәкъдим иттеләр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев