Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы: район укучыларының зур җиңүе!
«Республика олимпиадасы: татар төркемнәре укучылары уңышка ирешә!»
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен үткәрелгән татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында районыбыз укучылары уңышларга иреште.
Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучылары Алинә Шакирова, Мәдинә Морзаханова, 9 нчы сыйныф укучысы Әминә Вәлиева, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ислам Нуруллин, 9 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Баһауова, 10 нчы сыйныф укучысы Зәринә Нуретдинова, Мөслим гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Аделя Газетдинова призёрлар булдылар.
Укытучылары - Чулпан Ситдыйкова, Эльвера Ситдыйкова, Гөлчәчәк Даутова, Гөлназ Гайнетдинова, Гөлшат Мирзаморатова.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев