Мәгариф

Тәртип өчен куелган билге имтиханнарга кертүгә йогынты ясамаячак

Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр итә дип яза РИА Новости

Тәртип өчен куелган билге имтиханнарга кертүгә йогынты ясамаячак

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тәртип өчен куелган билге укучыларны имтиханнарга кертүгә йогынты ясамаячак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр итә дип яза РИА Новости.

Бу уку елында ведомство 2-8 сыйныф укучыларының үз-үзләрен тотышын бәяләү системасын сынап карый. Экспериментта катнашу өчен Россиянең һәр төбәгендә кимендә 10 гомуми белем бирү оешмасын сайлаганнар.

Документ нигезендә, укучыларның үз-үзләрен тотышын аларның академик өлгерешләреннән аерым бәялиләр. Мондый бәяләү нәтиҗәләре белемнәрне агымдагы контрольдә тотканда һәм арадаш аттестациядә исәпкә алынмый. Алар шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертүдән баш тартуга сәбәп була алмыйлар.

Шул ук вакытта укучының тәртибе турындагы мәгълүматларны аның шәхси эшенә өстәмә характеристика сыйфатында кертергә мөмкин.

 


Нет комментариев