Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Тәрбияләргә соңга калмыйк

Инсафлы бала тәрбияләү – һәр әти-әнинең бурычы.

Район мәдәният йортында Мөслим гимназиясе укучыларының әти-әниләре белән “Замана мәктәбе. Ул нинди булырга тиеш?” исеме астында җыелыш үтте. Анда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.

– Мөслим гимназиясе – Татарстан Республикасының электрон белем бирү компетенциясе үзәге. Моннан тыш безнең уку йортының тагын бик күп хезмәтләре кергән, җаваплылык өсти торган дәрәҗәләре, исемнәре бар. Мөслим гимназиясе “Сәламәтлек саклау юнәлешендә “Алтын дәрәҗәле мәктәп” квалификацион характеристикасына ия. Без – “Россиянең иң яхшы 300 мәктәбе” исемлегенә кертелгән уку йорты. Россиянең медицина юнәлешендә иң нәтиҗәле эшләүче 100 мәктәбе арасында 38нче урында торабыз. Инновацион программалар буенча укыту өчен “Мәгариф” гранты, республика күләмендә иң яхшы медицина кабинеты җиңүчеләре дә – бездә! Горурланырлык укытучыларыбыз, укучыларыбыз бар. Фән олимпиадаларында гимназия укучылары җиңүләр яулый. Олимпиадаларда катнашу укучыга һөнәр сайларга, әлеге фәннәрдән БДИны югары балларга тапшырырга зур этәргеч булып тора, – диде Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.

Җыелышта узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр темасына зур игътибар бирелде.

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев