Совет Армиясендә хезмәт иткән әтиләре - укучылар өчен үрнәк
Укучылар өчен патриотик чара
2025 ел В.Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан Мөслим урта мәктәбе укучылары Совер Армиясендә хезмәт иткән Илдар Нигимаев белән очраштылар.
«Без үзебезнең сыйныфташыбыз Ильвинаның әтисе – Нигимаев Илдар Айдар улын очрашуга чакырдык. Ул үзенең яшьлек елларын искә төшерде һәм бик кызыклы итеп Совет Армиясендә танк командиры булып хезмәт иткәнен сөйләде, төпле киңәшләрен бирде. Бүгенгесе көндә үзенең тормыш юлын бик тә тынгысыз профессиягә багышлавын- коткаручы булып хезмәт итүен бик кызыклы итеп аңлатты. Очрашу безнең күңелдә озак сакланыр», – дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.
Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев