Шашка турниры үтте
Районкүләм турнирда 48 укучы катнашты
23 сентябрьдә ел саен Халыкара шашка көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шашка уйнау буенча муниципаль турнир узды.
"Турнирда барлыгы 48 укучы катнашты. Башлангыч сыйныф укчылары арасыннан, 1 урынны Зарина Латыйпова (мәктәптән тыш эшләр үзәге) алды, 2 урында - Айсылу Шәйхетдинова (мәктәптән тыш эшләр үзәге), 3 урында Самат Гизтдинов (мәктәптән тыш эшләр үзәге) булды.
5-9 нчы сыйныфта белем алучы укучылар арасыннан 1 урында - Ильяс Нәгыймов (Олы Чакмак мәктәбе), 2 урында - Камилла Габидуллина (Олы Чакмак мәктәбе), 3 урында Тимур Хаҗиев (мәктәптән тыш эшләр үзәге) булды.
Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр бирелде", - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев