Россиядә мәктәп укучыларына 1 сентябрьдән дәрестә телефоннан файдалану тыелачак
Мәгариф министрлыгының боерыгы бер ел дәвамында гамәлдә булачак, әмма ашыгыч очракларда искәрмә каралган.
Мәгариф министрлыгының мәктәп укучыларының дәрес вакытында телефоннан файдаланмаска тиешлеге күрсәтелгән боерыгы Россиядә 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Документ нигезендә, укучылар дәрестә мобиль элемтә чараларын кулланырга тиеш түгел. Яңа кагыйдәләр ел дәвамында – 2026 елның 1 сентябреннән 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Шул ук вакытта, боерык искәрмәләрне дә күздә тота. Укучылар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаганда, шулай ук башка ашыгыч хәлләрдә дәрес вакытында телефоннан файдаланырга рөхсәт ителәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев