Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Остазлар фестивале (Фоторепортаж)

Педагогик юнәлешле сыйныф укучылары беренче тапкыр ачык дәрес бирде.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Педагог һәм остаз елы кысаларында беренче зур чара – “Остазлар фестивале” үтте. Фестиваль кунакларын – җитәкчеләрне, шушы мәктәптә күп еллар белем биргән мәгариф ветераннарын, бай күргәзмә әзерләп, мәктәпнең горурлыгы булган укучылар, укытучылар коллективы каршы алды. Тантана мәгариф һәм тел музеенда үтте. Чарада укучылар сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтте, күмәк җырлар, биюләр башкарды. 
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, укытучы һөнәренең әһәмиятенә һәм кирәклегенә тагын бер кат басым ясап:
– Нинди генә техника кулланмыйк, укытучыны аларның берсе дә алыштыра алмый. Педагог һәм остаз елының миссиясе – педагогларның, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану. Бу ел да, безнең хөрмәтле укытучыларыбыз, сезгә карата игътибарны, ихтирамны тагын да арттырсын иде, – дип теләде. 
Марина Бәдретдинова билгеләп үткәнчә, Г.Тукай исемен горур йөртүче мәктәпнең һәрвакытта да үз йөзе булды. Педагоглар коллективы, остазлары ярдәмендә талантлы укучылар үстерүдә мәктәпнең үз тарихы, кабатланмас үз юлы бар. Шуңа күрә быелгы уку елыннан район мәгариф идарәсе Россия Федерациясе мәгариф учреждениеләрендә ачылган психологик-педагогик юнәлешле биш мең сыйныфның берсен әлеге мәктәптә ачарга карар кылган. 
Әлеге проект үз эшен яратып башкарырдай педагогик кадрлар әзерләүне мәктәптән үк башлау, һөнәр сайлаганчы ук, укучыларга үзләрен сынап карау мөмкинлеге тудыруны максат итеп куя. 
– Укытучы һәм остаз булу йөрәгеңнең, белемеңнең бер өлешен шәкертләреңә бүләк итү, аларда булган сәләтне күреп, зур максатларга берләштерү, дөрес юнәлеш бирә белүне аңлата. Мондый остазлар Г.Тукай исемендәге мәктәптә күп һәм без аларга зур өметләр баглыйбыз, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина. 
Сынап карау форматында мондый сыйныфлар Россия мәктәпләренең кайберләрендә узган ел ук ачылган иде. Шундый мәктәпләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, тукайлылар үз укыту программаларын булдырганнар. 
– 10 сыйныфта белем алучы унбер укучыга педагогика һәм психология нигезләрен үзләштерергә Ләйсән Хәлиуллина ярдәм итә. Бу предмет атнага ике дәрес укытыла. Хезмәттәшлек кысаларында Минзәлә педагогика көллияте белән килешү төзеп эшлибез. Программа төзүдә алар да ярдәм итте. Мөгаллимнәр өчен махсус курслар, укучыларга экскурсияләр үткәрергә планлаштырабыз, – диде мәктәп директоры Гөлшат Галиева. 
Класс җитәкчесе Гөлназ Деникаевага мондый сыйныфта эшләү бермә-бер җаваплылык өсти. Кызыксыну даирәсенә туры килгән предметы буенча педагогик уку йортларына кереп белем алырлык укучылар тәрбияләү вазифасы аңа йөкләнгән. Шушы миссиясен күз алдында тотып, район мәгариф идарәсе аны Казан шәһәрендә үткән Педагог һәм остаз елын ачу тантанасына җибәрде.
– Уку елы башында укучылар белән экскурсияләрдә булдык: Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәренең педагогик уку йортлары эшчәнлеген өйрәнеп кайттык. Яңа предмет укучыларга бик ошый. Әлеге дәресләрдә егет-кызлар укытучыга гына түгел, бүгенге тормышта һәр кешегә кирәкле белем һәм күнекмәләр дә алалар. Сыйныфтан тыш эшләрдә, класс сәгатьләрендә безгә предмет укытучылары булыша: остазлык итә, – ди Гөлназ Деникаева. 
Укучы формасында педагогик сыйныфның үз атрибутикасын булдырганнар. Моның өчен мәктәп күләмендә эмблема бәйгесе игълан иткәннәр. Әлеге бәйгедә Альбина Нәсифуллина җиңеп чыккан. Соры төстәге махсус тектерелгән галстукларга шушы эмблема төшерелгән. Сыйныфның хәзер үз гимны да бар. Аның көен дә, сүзләрен дә шушы сыйныф укучысы Илназ Морзаханов иҗат иткән. Фестивальдә ул әлеге гимнны башкарды. Чараның кульминация өлеше укучыларның педагог ант бирүләре булды. Тантана тәмамлангач, иң кыю 2 егет һәм 2 кыз татар теле, география, химия һәм физикадан беренче ачык дәресләрен күрсәтте. Мәгариф ветераннары, мәктәп укытучылары аларның эш алымнарын, укучылар белән аралашу осталыкларын зур кызыксыну белән күзәтте. 20 минут дәвам иткән дәреснең буеннан-буена предмет укытучылары укучылар янәшәсендә булды. Аларның йөзләрендә берьюлы борчылу да, горурлану да күрергә була иде.
– План төзергә ярдәм иттем, әмма укучының үзенә ирек куйдым. Миңа алмаш үсеп килә, – диде остазы Ренат Хаҗиев, географиядән ачык дәрес күрсәткән Альбина Нәсифуллинаның дәресенә бәя биреп.
5 сыйныфлар өчен татар теле дәресен әзерләргә Рәзилә Нуретдиновага остазы Гөлчәчәк Даутова булышкан. 
– Бу яшьтә Рәзиләнең бүгенге дәрәҗәдә дәрес бирә алуы – зур уңыш. Үз фәнен бик яхшы белүе белән аерылып торды ул. Кыюлыгына шаккаттым, – диде аның беренче дәресен караган татар теле укытучысы Гөлназ Гайнетдинова, горурлык хисләрен яшерә алмыйча.
– Мин җайлырак булыр дип уйлаган идем. Укытучы хезмәте авыр да, рәхәт тә икән ул, – ди Рәзилә. 
Зур сәхнәләрдә чыныгу алган Илназ Морзаханов физика дәресе күрсәтте. “Сәхнәдә авырракмы, дәрестә укучылар алдындамы?” дигән соравыма ул: 
– Дәрестә сәхнәдәгедән бөтенләй үзгә хисләр кичердем. Үзең белү – бер хәл, 20 минут буена укучыларның игътибарын туплап, белгәнеңне башкаларга өйрәтү – бөтенләй икенче нәрсә, бик тә җаваплы һәм авыр эш икән, – дип җавап бирде.
– Ә мин башта бөтенләй каушап төштем. Бераздан гына үземне кулга алып, планлаштырган эшләрне укучылар белән бергәләп башкарып чыга алдык, – диде химиядән дәрес биреп беренче чирканчык алган Әмир Гыйбадуллин.
Ачык дәрес күрсәткән укучылар бу көнне кичергән хисләрен, үзләре биргән беренче дәресләрен гомер буена матур хатирә итеп саклар, алардан оста мөгаллимнәр үсеп чыгар, ә остазлары әле күп еллар янәшәләрендә булыр дип ышанасы килә.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев