Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Өч имтиханда – 300 балл

Мөслим гимназиясе укучылары имтиханнарда зур уңышка иреште

Быелгы имтихан кампаниясе рекордларга бай булды. Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының 25 еллык тарихында беренче тапкыр бер укучы биш фән буенча мөмкин булган 500 баллны җыйды. Максималь нәтиҗәләр саны буенча Татарстан илнең алдынгы төбәкләре өчлегенә керде. Бу фактлар илдә талантлы яшьләрнең һәм сыйфатлы белем бирү системасының мөмкинлекләрен тагын бер кат раслады.

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре Мөслим районы өчен дә куанычлы. Район мәгарифенең югары дәрәҗәсен раслаган нәтиҗәләр арасында иң зур шатлык китергән вакыйгаларның берсе Мөслим гимназиясендә белем алган ике чыгарылыш сыйныфы укучысының өч фән буенча 100 балл җыюы булды: Ранис Гайсин – химиядән, Әмир Дәүләтшин физика һәм профильле математикадан имтиханнарда иң югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бу – еллар дәвамында башкарылган тырыш хезмәтнең, ныклы белемнең һәм максатчан әзерлекнең ачык дәлиле.

Гимназиялеләр – районыбыз өчен горурлык булса, республикада имтиханнарын 100 баллык итеп тапшырган 459 эшнең берсен эшләүче һәм ике имтиханын 200 баллга биргән 33 укучының берсе дә әле алар. Егетләр белемгә омтылышлары, тырышлыклары белән яшьтәшләренә дә матур үрнәк күрсәттеләр. Мондый югары нәтиҗәләргә ирешү өчен алар соңгы елда гына түгел, мәктәптә укыган чорда эзлекле рәвештә белем туплый, олимпиадаларда, фәнни бәйгеләрдә катнаша, үз өсләрендә даими эшли.

Ранис Гайсин киләчәген медицина белән бәйләячәген химия фәнен укый башлагач ук аңлый. Шуңа күрә 8-9 сыйныфларда аның нигезләрен ныклап үзләштерүгә игътибар бирә, 9 сыйныфтан башлап медицина классында белем һәм гамәли күнекмәләр алу аның әлеге юнәлешне дөрес сайлавына инану өчен тагын да зуррак этәргеч була.

Бик күп укучыларына химия фәненнән имтиханнарда югары баллар тупларга ярдәм иткән (алар арасында Нәргизә Авзалова, Илина Бариева, Лиана Исмәгылева, Шамил Баянов бар) Венера Семенова үзе турында: “Табиб булырга хыяллансам да, укытучы һөнәрен сайладым. Булачак табибларның укытучысы мин!” – ди. Искиткеч тыйнак, аз сүзле мөгаллимә бүген үзенең уңышларыннан бигрәк укучысының белеменә ныграк сөенә.

– 8-9 сыйныфларда химия нигезләрен Ранис ныклап үзләштерде. Шулай булмаса, БДИны уңышлы тапшырып булмый дип саныйм. Барысы да баланың үзеннән тора. Ранис 10 сыйныфка килгәч химияне тирәнтен өйрәнә башлады, фәнгә “башы-аягы белән чумды” дияргә була. Мәктәптә дә, үзе генә өйдә дә ныклап шөгыльләнде. Үзенә максат куеп, шул максатка ирешә алам дип алга атлады, – ди ул Ранис Гайсин турында.

Ранис – бик тыйнак егет. Шулай да һәр җөмләсеннән аның үз-үзенә булган ышанычы, киләчәген ачык күзаллау һәм уңышы өчен чиксез сөенеч сизелә. Ярым шаяртып:

– Мин имтиханга бик каты итеп 11 сыйныфта гына әзерләнә башладым, – ди ул.

Бу аңлашыла да. Моңа кадәр дә химия фәнен тырышып өйрәнгән егет бердәм дәүләт имтиханнарына аеруча җитди карый. Тырышлыкның әҗерен имтиханнардан соң күрәчәген чын-чынлап аңлау, бәлки, шул вакытта гына киләдер дә.

– Мәктәп программасы буенча алган белем генә 100 баллык имтихан бирү өчен җитеп бетми. 8 сыйныфта укыганда ук киләчәгемне медицинада күрә идем. Шуңа күрә өстәмә рәвештә дә бик күп шөгыльләндем: 9 сыйныфта бу фәннән төп дәүләт имтиханы сайлап тапшырдым, унынчыда укыганда укытучым белән мәктәптә өстәмә күп эшләдек. Тырышлыкның югары нәтиҗә бирүен күрү аеруча куанычлы, – ди үзлектән дә күп укыган егет, тыйнак елмаеп. Медицина югары уку йортына кергәндә кирәк булачак биология фәненнән дә БДИ нәтиҗәләре югары аның.

Имтихан нәтиҗәләре белем дәрәҗәсен генә түгел, ә укучының ихтыяр көчен, җаваплылыгын, вакыт белән дөрес эш итә белүен дә күрсәтә. Шуңа күрә 100 балл – очраклы уңыш түгел, ә көндәлек хезмәт, сабырлык һәм зур тырышлык нәтиҗәсе дә ул.

Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев