Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөслим укытучысы Казанда бүләкләнде

Чараның беренче өлешендә методик мәйданчыкларда яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның методик аспектлары турында тәҗрибә уртаклаштылар.

10 август көнне Казан шәһәренең 183 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге белем оешмалары җитәкчеләре, татар теле укытучылары өчен семинар-киңәшмә узды. 

Чараның беренче өлешендә методик мәйданчыкларда яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның методик аспектлары турында тәҗрибә уртаклаштылар, төшке аштан соң барлык катнашучылар өчен пленар киңәшмә үткәрелде. 

Әлеге семинарда район мәгариф бүлеге ​ методисты Нурания Шәймарданова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Алсу Латыйпова, Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Гарифуллина катнаштылар.

Дилбәр Рафак кызы “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Алсу Латыйпова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев