Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим укучылары башлангыч техник модельләштерү конкурсында җиңү яулады

Ярышта 53 укучы катнашты

«Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәге "3D Home" (3Д Хоум) республикакүләм башлангыч техник модельләштерү конкурсы уздырды. Бәйгедә республиканың белем бирү оешмаларыннан 53 укучы, шулай ук Мөслимнең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар катнашты.

"Шәхси йорт" номинациясендә (4-6 яшь төркеме) Мәдинә Бәдртдинова – беренче, "Фатир" номинациясендә (7-12 яшь төркеме) Адилә Идиятуллина өченче урын алды. 13-17 яшьлекләр төркемендә Гүзәл Идиятуллина – беренче, Тимур Шәймәрданов – икенче, Камилла Шәкирова өченче урын яулады.

Җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар: Лилия Бәдртдинова, Илюзә Гизтдинова, Кадрия Идиятуллина.

Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев