Мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары Чистай районында булдылар
Бөтенроссия «Унынчы муза» кинематографистлар конкурсының республика этабы узды
Чистай районының "Балалар иҗат сарае һәм яшьләр" үзәге тарафыннан оештырылган Бөтенроссия "Унынчы муза" кинематографистлар конкурсының республика этабында, Мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары Нәбиуллина Аида, Смелов Рафаэль, Мухаметова Камилә һәм Латыпов Ринат "Творческий подход" номинациясендә мактау грамоталарына лаек булдылар. Алар үзләренең креативлыгы һәм кинематография өлкәсендәге уңышлары өчен бүләкләнделәр. Бу хакта Мәктәптән тыш эшләр үзәге хәбәр итә.
Фото – Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев