Мәктәп җитәкчеләре киңәшләште
Мәгариф

Мәктәп җитәкчеләре киңәшләште

Олы Чакмак мәктәбендә мәктәп директорлары һәм уку-методик эш урынбасарлары өчен практик киңәшмә үткәрелде.

Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм уку-методик эш урынбасарлары өчен "Укучыларда заманча цифрлы компетенцияләр формалаштыру ресурсы буларак "Үсеш ноктасы" практик киңәшмә үткәрелде.
Семинарның беренче өлешендә Олы Чакмак мәктәбе укытучылары ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре күрсәттеләр, мастер-класслар үткәрделәр..
Икенче өлеш "Гаилә - бәхет ачкычы" дип аталган түгәрәкләр эшчәнлеге тәкъдим ителде.
Семинар ахырында "Үсеш ноктасы" милли проектын тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре, мәгарифкә кагылышлы сораулар каралды.

Фото - мәгариф идарәсеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев