Лицейда нард уенына өйрәтә башладылар
Мөслим лицеенда башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы яңалык – мәктәптә нард уены түгәрәге эшли башлады
Борынгы һәм акыл уены булган нард балаларның логикасын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру һәм буш вакытларын файдалы үткәрү өчен бик кулай.
Яшь укучыларга осталык серләрен өйрәтүче – Мөслим районы мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәре Митрофанов Андрей Александрович. Тәҗрибәле белгеч җитәкчелегендә балалар нард уенының кагыйдәләрен генә түгел, ә җиңүгә илтүче төп алымнарны да өйрәнәчәк.
Кружокка беренче дәресләр инде старт алды, һәм укучылар яңа уенга зур кызыксыну күрсәтә.
Фото – Мөслим лицееннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев