Ләйлә Баһауова Казан дәүләт аграр университетында үзенең проект эшен яклады
Мәгариф

Ләйлә Баһауова Казан дәүләт аграр университетында үзенең проект эшен яклады

Проектны яклау 24–25 августта Казан шәһәрендә үтәчәк бөтенроссия финалына әзерлекнең мәҗбүри этабы булып тора

«АгроНТРИ-2026» бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулап финалга узган Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Баһауова үзенең остазы, биология укытучысы Илмира Сәфәргалина белән бергә Казан дәүләт аграр университетында үзенең проект эшен яклады.

Проектны яклау 24–25 августта Казан шәһәрендә үтәчәк бөтенроссия финалына әзерлекнең мәҗбүри этабы булып тора. Бәйгенең әлеге өлешендә Ләйлә финал өчен бик кирәкле балларны туплады.

Ләйләгә проектын уңышлы яклавын, үз белемнәрен һәм мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтүен, илһам һәм яңадан-яңа казанышлар телибез.

Фото - Мөслим урта мәктәбе архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев