Кичә “Күбәләк” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе – 2025” бәйгесенең зона туры узды
Мөслим, Актаныш, Сарман, Азнакай районнарыннан 11 тәрбияче бәйгедә үзләренең осталыкларын сынады
Кичә “Күбәләк” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе – 2025” бәйгесенең зона туры узды. Мөслим, Актаныш, Сарман, Азнакай районнарыннан 11 тәрбияче бәйгедә үзләренең осталыкларын сынады. Мөслим районыннан бәйгенең әлеге этабында "Кояшкай" балалар бакчасыннан Регина Гыйздәтова, "Күбәләк" тән Екатерина Ускова һәм "Карлыгач" балалар бакчасыннан Гөлназ Бәдертдинова катнашты.Тәрбиячеләр дәрес күрсәттеләр, эшчәнлекләренә, дәресләренә үзанализ ясадылар. Ике этаптан торган бәйгенең җиңүчесе март башында билгеле булачак.Быелгы бәйгедә республика буенча 125 тәрбияче катнаша. Шуларның 30ы республика этабына сайлап алыначак.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев