Казан шәhәрендә «Яшь таланталар» конкурсының буләкләү тантанасы узды
Әлеге чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды
21 ноябрь көнне Казан шәhәренең Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Яшь таланталар» конкурсының буләкләү тантанасы узды. Татарстан конкурслар хәрәкәтенә кергән балалар һәм яшүсмерләр арасында «Моңлы Ык буйлары» V региональ яшь талантлар конкурс-фестиваленең Гран-При иясе Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучысы Василий Пупышев (укытучысы Гүзәл Галиева) буләкләнде. Әлеге чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Фото – Сәнгать мәктәбе архивыннан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев