Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җиңүгә омтылыш көчле

“Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең ярымфиналы узды.

Анда Мөслим лицееның 7 “А” сыйныфы укучылары һәм ата-аналары беренче урынны алды. 

“Тату сыйныф серләре” бәйгесе республикада җиденче тапкыр оештырыла. Быел бәйгенең зона этабында 60ка якын сыйныф чыгыш ясады. Ярымфиналга 27 команда узды. Алар арасында мөслимлеләрнең дә булуы – зур сөенеч!

– 1 март көнне укучыларыбыз конкурсның зона этабында Актаныш, Сарман, Тукай, Минзәлә районнарыннан килгән ата-аналар комитетлары командалары белән очрашты. Егет-кызлар сынатмады, ярымфиналда да җиңүгә ирештеләр, – ди Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина.

“Тату сыйныф серләре” бәйгесендә командалар ата-аналар комитетларының тәрбия эшчәнлегендә мәктәп белән бердәмлеген, традицион гаилә кыйммәтләрен, ата-аналарның педагогик культурасын күрсәтүче күргәзмә тәкъдим итте. Визитка, хәрби-патриотик темага проект әзерләү дә бәйгенең төп шартлары иде.

Лилия Шәймиева

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел саныннан укыгыз

 Ксения Нәбиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев