Җиңү яуладылар
24 март көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан укытучылары белән бергә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөгаллимнәр дә көч сынашты. 24 март көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Гарифуллина бәйгенең "Традицияләр һәм яңалыкка омтылыш" номинациясендә җиңү яулады.
Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Алсу Гәрәева “Ел укытучысы-2023” Бөтенроссия конкурсының региональ этабында "Педагогик талант" номинациясендә җиңүче булды.
Фотолар - Мөслим лицее һәм Дилбәр Гарифуллинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев