«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дәресләре ике мәҗбүри курска бүлеп укытылачак
Бу хакта ТАССка министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
«Тормыш иминлеге» курсы көнкүреш приборлары белән куркынычсыз эш итү, янгыннар һәм коммуналь аварияләр вакытында гамәлләр, юл куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать катаклизмнары вакытында үз-үзеңне тоту темаларын үз эченә алачак. Аерым бүлек цифрлы куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланачак.
«Башлангыч хәрби әзерлек» курсы кысаларында укучылар илкүләм иминлек, гражданнар оборонасы нигезләрен, индивидуаль саклану чараларын куллану кагыйдәләрен, эвакуация вакытында эш итү тәртибен, гомумхәрби уставларны һәм беренче ярдәм күрсәтүне өйрәнәчәкләр. Шулай ук программага экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору темалары да кертеләчәк.
Яңа кагыйдәләр сигезенче сыйныфка күчеп, 2026/27 уку елында унынчы сыйныфка кергән укучылар өчен 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә керер дип планлаштырыла.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев