Илсур Һадиуллин БДИда 200 һәм 300 балл җыйган чыгарылыш укучыларына киңәшләрен бирде
Мәктәп мохите зур роль уйнаганын истә тотарга кирәклегенә басым ясады
Министр мәктәп тәмамлаган укучылар укытучыларының, мәктәптә эшләүче һәр хезмәткәрнең һәм ата-аналарының кадерен белергә тиешлекләрен ассызыклады. Мәктәп мохите зур роль уйнаганын истә тотарга кирәклегенә басым ясады.
«Казанда каласызмы, башка шәһәргә китәсезме – кайда гына булсагыз да, сез барыбер Татарстанда нык, төпле белем алганыгызны истә тотарга тиеш. Сез республикада белем бирү системасын танытасыз, республика данын күтәрәсез. Ата-аналарыгызга рәхмәтле булыгыз. Алар сезнең өчен борчылды, сезнең белән 1 класстан дәресләргә әзерләнде, Ватанга мәхәббәт тәрбияләде. Укытучыларыгызны беркайчан онытмагыз! Татарстанга кайтканда, мәктәпләрегезгә барып, укытучыларыгызның хәлен белегез. Тормышта һәркемнең үз остазы була», – дип билгеләп узды Илсур Һадиуллин.
Ул, шулай ук, 1нче сыйныфта укыткан укытучыларны да онытмаска киңәш итте. «1нче сыйныф укытучысы киләчәккә фундамент сала. Барысы белән дә җылы мөнәсәбәтләрне саклап калыгыз!» – диде министр.
«Әйе, аттестат алдгыгыз, югары баллар белән сезгә юллар ачык, үз юнәлешегез буенча теләсә нинди вузга керә аласыз, ләкин тормышта сынаулар була, беркайчан бернинди коткыга бирешмәгез. Төпле булыгыз, гаиләләр корыгыз. Ата-аналарыгызны, укытучыларыгызны яратыгыз, бер-берегезне хөрмәт итегез, Татарстан, Россия патриоты булуыгызны истә тотыгыз, шуның кыйммәтен аңлагыз. Бәхет телим. Алдагы тормышыгыз үзегез теләгәнчә булсын. Үзегез яраткан һөнәр буенча эшләргә насыйп булсын!» – дигән теләктә калды Илсур Һадиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев