Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Ясалма фәһем түгәрәкләре эшләячәк

Бу хакта журналистлар өчен узган брифингта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте

Ясалма фәһем тормышыбызда көннән-көн активрак кулланыла. Татарстанда биш елга исәпләнгән “Ясалма интеллект үсеше” программасын расладылар. Программаның гомуми финанслау күләме 5 миллиард сум тәшкил итә. Бу хакта журналистлар өчен узган брифингта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.

Программа нигезендә яңа уку елыннан гомуми белем бирү мәктәпләрендә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак. Моның өчен ел саен 1 миллиард сум акча тоту күздә тотыла.

– Яңа уку елыннан мәктпәләрдә инженерлык юнәлешендәге ясалма фәһем түгәрәкләре ачабыз. Аларда ел саен 5-7 сыйныфларда укучы 3500 бала катнашыр дип көтелә. Түгәрәкләрдә практикага зур игътибар биреләчәк. 5-6 сыйныф укучылары нейрочелтәрләр белән эшләргә, алар ярдәмендә текстлар, презентацияләр, сурәтләр ясарга өйрәнәчәк. 7 сыйныфлар визуаль конструкторда ясалма фәһем агентларын булдырачак. Түгәрәкләр алып бару өчен белгечләр әзерләргә кирәк. Шушы максаттан педагогларның квалификациясен күтәрү өчен 72 сәгатьлек программа әзерләнә. Быел август аенда 600дән артык информатика укытучысы квалификация күтәрү курсларында катнашачак. Алар арасыннан ясалма фәһем түгәрәкләре алып бару өчен иң яхшыларын сайлап алачакбыз, – дип билгеләп үтте Илья Начвин.

Ясалма фәһем түгәрәкләре республикадагы 100дән артык мәктәптә оештырылыр дип көтелә. Район мәгариф идарәсеннән мондый түгәрәкләрнең Мөслим мәктәпләрендә эшләячәген белдек.

– Район үзәгендәге өч мәктәптә тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган информатика кабинетлары эшли. Шуңа ясалма фәһем түгәрәкләрен әлеге мәктәпләрдә оештыру кулай булыр, дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә күпчелек укучылар ясалма фәһемне үзләренә кирәк өлештә куллана, дип беләбез. Шуңа әлеге түгәрәккә йөрергә теләк белдерүчеләр дә күп булыр. Махсус түгәрәкләр балаларга ясалма фәһемне яхшырак үзләштерергә һәм кирәкле юнәлештә кулланырга мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез. Ясалма фәһем мәгариф өлкәсендә генә түгел, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният һәм башка өлкәләрдә дә кулланыла. Укучыларга бу юнәлештә башлангыч күнекмәләр бирү – заман таләбе, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Иң мөһиме – ясалма фәһем, яңалык булган өчен генә түгел, ә балалар өчен файдалы һәм кирәкле булганга өйрәнелсен иде.

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев