Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ял – кайда да ял инде (+фоторепортаж)

Җәйге яллар – балачакның иң рәхәт һәм истә кала торган вакыты. Хәзерге балалар каникулга чыкканчы ук кая барачакларын, ялны кемнәр белән уздырачакларын планлаштырып куялар.

Авылларда әби-бабай, туганнары булганнар шунда юл тота, мөмкинлекләре булганнар көньяк төбәкләрдән, чит илләрдән урап кайта. Әмма үзебезнең мәктәп яны лагерьларында, Нарат Астында урнашкан “Урман иле”ндә ял итмәгән бала сирәктер.

Каникулның беренче көненнән үк Күбәк, Михайловка, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, лицей, гимназия укучылары өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Биредә барлыгы 270 бала – нигездә башлангыч класс укучылары – 21 көн дәвамында ял итте. Ашханәдә укучыларны ике тапкыр тукландыру оештырылды. Педагоглар чараларны план нигезендә оештырдылар. Лицейда бердәм дәүләт имтиханнары, гимназиянең ашханәсендә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, бу белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар Мөслим урта мәктәбе базасында ял итттеләр. 6-7 сыйныф укучылары өчен хезмәт һәм ял лагерьлары 24 июньнән ишекләрен ачты. Мөслим үзәгендәге өч мәктәпнең 120 укучысы 18 көн дәвамында файдалы хезмәт белән шөгыльләнде, буш вакытларын спорт чаралары, мастер-класслар белән тулыландырды, гомумән,  күңелле һәм файдалы уздырды.

Наилә Сәлахова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев