Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә «Тукай-fest» атналыгы бара

Атна дәвамында Тукай иҗатына багышланган конкурс, КВН, квестлар, экскурсияләр, шигырь уку кичәләре оештырыла.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе 24 апрельдән "Тукай-fest" атналыгын башлап җибәрде.

Мәктәптә Тукай иҗаты, аның тормышы, замандашлары белән бәйле конкурс, КВН, квестлар үткәрелде. Габдулла Тукайның туган көне дә төрле чараларга бай булды. Мәктәптә укучыларны Тукай әкияте персонажлары каршы алды. Һәр предмет иясе үз фәне буенча Тукай иҗатын чагылдырып кичәләр, квест һ.б.чаралар үткәрде.

"Моңлы саз чыңнары" исемле җыр кичәсе узды. Әлеге чарада Габдулла Тукайның шигырьләренә язылган бик күп төрле җырлар яңгырады.

"Туган телебез - татар теле, шагыйрьләр җире" дип исемләнгән сәнгатьле шигырь уку кичәсе үтте. Укучылар бөек татар шагыйре иҗатына экскурс ясадылар. "Бәйрәм бүген" (It is Holiday today") шигырен инглиз телендә классташларына тәкъдим иттеләр.

Технология дәресендә кызлар калфак ясарга өйрәнделәр. Башлангыч сыйныф укучылары Тукай әкиятләрен сәхнәләштерде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган һәр чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Укытучылар укучылар бу көнне үзләренең Тукайлы булуы белән горурлансын, шатлансын, хозурлансын, дип тырышты. Тукай җанлы булуны шагыйрьнең туган көнендә бөтен укучы да күрерлек итеп раслый белергә кирәк. Алар үз улын хөрмәтләмәгән халыкның үзен дә башкалар ихтирам итмәс дигән мәгънәне һәрбер баланың күңеленә салырга тырышты. Тукайның иҗаты яшәгәндә, татар милләте дә яшәр дигән фикер тудырылды.

Гөлшан Мәүлиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
 Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев