Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Грамоталы булу – модада!

8 апрель көнне ил күләмендә “Тоталь диктант” акциясе үтте.

Тоталь диктант – ирекле диктант формасындагы белем бирү акциясе. “Тоталь диктант” акциясенең максаты – грамоталы булуның һәркем өчен мөһимлеген күрсәтү. Тоталь диктант активистлар һәм волонтерлар көче белән үткәрелә. Диктантның уникаль тексты танылган язучы әсәреннән алына. 
Мөслим районында бу чара унике мәйданчыкта узды. Укытучылар һәм укучылар рус теленнән диктант язды.
– Текст рус сәяхәтчесе, географ, этнограф, язучы В. Авченко әсәреннән алынган иде. Безнең мәктәптә диктантны ике аудиториядә 50 кеше язды. Укытучылар һәм укучылар акциягә “Грамоталы булу – модада!” девизы астында кушылды. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары актив оештыручылар да, тикшерүчеләр дә булды. Әлеге акциядә без 2015 елдан бирле катнашабыз, – ди Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.
Район үзәгендәге өч мәктәптә һәм Әмәкәй, Тойгелде, Яңа Усы, Күбәк, Тат. Бүләр, Михайловка, Олы Чакмак мәктәпләрендә диктантны барлыгы 407 кеше – укытучылар, укучылар, әти-әниләр язды. Мәктәпләрдән тыш политехника техникумында һәм үзәк китапханәдә дә диктант язу мәйданчыклары эшләде. 
– “Тоталь диктант” акциясендә һәркем катнаша ала. Быел үзәк китапханәдә тугыз кеше диктант язды. “Экология по Арсеньеву. Урок третий” дип аталган текстта катлаулы сүзләр шактый иде. Танышларым арасында диктантны өйдә, онлайн форматта да язучылар күп булды. Акциягә кушылучылар елдан-ел арта. Ул төрле һөнәр ияләрен берләштерүче мөһим чара булып тора, – ди үзәк китапханә хезмәткәре Эльза Демидова.
Мөслим гимназиясендә тоталь диктантны быел дүртенче тапкыр яздылар. Бу көнне 13 укытучы һәм 18 укучы белемнәрен сынады.
– Бүген грамоталы язу бик аксый. Күпләр хаталы яза һәм: “Нигә кирәк ул диктант? Грамоталы язу кемгә кирәк?” – дигән тозсыз сораулар бирә. Белемле кеше элек-электән дәрәҗәле булган, грамоталылык төшенчәсе патшалар чорыннан ук килә ,– ди гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзаморатова. 
– Диктант язганда кабаттан мәктәп елларына әйләнеп кайткандай булдым. Әйтерсең, каршыда укытучы апа басып тора. “Тоталь диктант” акциясендә ел саен катнашырга тырышам. Үзеңне сынау, белемеңне тикшерү беркайчан да зыян итми, – ди райондашыбыз Ләйсән Әхмәтгалиева.
Лилия Шәймиева

Чулпан Сабитова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев