Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Казан дәүләт энергетика университеты һәм «Әлмәт электр челтәрләре» АҖнең Мөслим филиалы хезмәткәрләре катнашында районкүләм Ачык ишекләр көне үткәрелде.

Чараның беренче өлешендә район үзәгендәге мәктәпләрдә белем алучы 9-11 сыйныф укучылары өчен төрле мәйданчыкларда осталык дәресләре үткәрелде

Биредә укучылар энергетика университетында бирелүче белгечлекләр турында визуальләштерелгән мәгълүмат алдылар, гамәли биремнәр үтәделәр.

Икенче өлештә белгечләр ата-аналар белән очрашты.

- "Мәктәп-вуз-предприятие" хезмәттәшлеге моделен тудыру максатын күз алдында тоткан әлеге чара укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә һәм профиль әзерлегендә зур ярдәм, - диләр оештыручылар.

Г. Җәлилова репортажы.

Фотолар - Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев