Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Экология фәннәре көне: үзгәрешләргә илһам бир!

Кичә, 15 апрельдә, Мөслим гимназиясендә «Экология фәннәре көне: үзгәрешләргә илһам бир!» иселе чара уздырганнар.

Интерактив мастер-класслар яки экологик акцияләр, күргәзмәләр булсынмы - һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алган.
Мастер-класслар кошларны, агулы гөмбәләрне тануга, кроссворд чишүгә, экологик билгеләрне тануга, калдыкларны сортларга аеруга, экологик бурычларны хәл итүгә багышланган.

Барлык станцияләрне узганнан соң, һәр катнашучы бүләкләр, шул исәптән татлы призлар да алган.

- 2 "Б" сыйныфы укучылары "Биосфераның киләчәге" күргәзмәсендә актив катнаштылар. Алар әти-әниләре белән бергә минипроектлар ясадылар, аларны гимназия укучылары өчен тәкъдим иттеләр. 3 "А" сыйныфы укучылары "Табигатьне саклыйк🌱" дигән темага рәсем ясап, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларыннан хәбәрдар булуларын күрсәттеләр. Һәр катнашучы истәлекле бүләкләр алды", - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Чараны "Экокалейдоскоп" экологик берләшмәсе, "Экодоблесть" отряды әгъзалары оештырган. Аларның җитәкчесе - Ләйсән Бариева.

Фотолар - Мөслим гимназиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев